Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алиев: "Русия армиясе 1920 елны Азәрбайҗанны оккупацияләде"


Алиев тарихны искә алды.

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев "Әл-Арабия" телевизион каналына биргән әңәмәсендә, 1920 елда Русия гаскәрләренең Азәрбайҗанга "басып керүен һәм оккупацияләвен" белдерде.

"1917 елгы инкыйлаб ясаган большевиклар халыкны алдады. Аларның шигарьләре "фабрикалар - эшчеләргә, җир - крестьяннарга, азатлык - халыкка" дип яңгырады. Без үзебезнең дәүләтне булдырдык, әмма большевиклар аны тартып алды", диде Алиев. Ул Русия империясе таркалуыннан соң, Азәрбайҗан демократик республикасы төзелүен, ләкин аның гомере кыска булуын әйтте.

Алиев тарихны искә алды.

"1920 елның апрелендә Русия армиясе Азәрбайҗанга басып керде һәм аны оккупацияләде. Шул ук елның ноябрендә, берничә айдан соң, советлар хөкүмәте Зәнгәзур төбәген (без аны Көнбатын Зәнгәзур дип атыйбыз) Азәрбайҗаннан тартып алып Әрмәнстанга бирү турында карар кабул итте. Нәтиҗәдә Азәрбайҗан ике өлешкә бүленде: төп җирлек һәм Нахчыван, алар арасында Көнбатыш Зәнгәзур урнашты", дип аңлатты ул.

Әңгәмәнең зур өлеше Әрмәнстан белән булган низагкка багышланган иде. Алиев АКШ арадашлыгында имзаланган декларацияне искә алды. Аның нигезендә Баку һәм Ереван сугыштан баш тарту турында вәгъдә биргән. Документта шулай ук 99 елга Зәнгәзур коридоры контроле Вашингтонга тапшырылуы әйтелгән.

Алиев шулай ук Русия белән мөнәсәбәтләрнең начараюына тукталды.

"Начараюга без җаваплы түгел. Без конструктив һәм кануни җавап кайтарабыз, ләкин үзебезгә карата бернинди агрессияне яисә хөрмәтсезлекне түзеп тормаячакбыз", ди президент.

Мөнәсәбәтләрнең суыну сәбәпләреннән берсе итеп Алиев 2000 елларда кылынган җинаятьләрдә шикләнелеп Екатеринбурда тоткарланган Азәрбайҗан ватандашлары булган бертуган Сәфәровларның үлемен атады. Бу хәлне ул азәрбайҗалыларга каршы "күрелмәгән акт" дип бәяләде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG