Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министры өйдә укучылар саны артуына ризасызлык белдерде


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Гаиләдә белем алучыларның күбесе башлангыч мәктәптә укый.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2024-2025 уку елында гаиләдә белем алучы укучылар саны 1215 кешегә, ягъни 50%ка диярлек артуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәзер Казанда 2329 гаиләдә белем алучы бар, шуларның күбесе (1 120) башлангыч мәктәптә укый.

— Бу тәртипсезлек! Мәктәп мөдирләрен игътибар итәргә чакырам, бу – беренче чираттагы бурыч. Сез Татарстан президентының [бу мәсьәләгә] мөнәсәбәтен беләсез. Шулай эшләп булмый инде, үсеш – 1215! Иң зур арту — дип зарланды министр.

Һадиуллин сүзләренчә, Татарстан әлеге мәсьәләдә Русия мәгариф министрлыгына һәм Дәүләт думасы депутатларына берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Әмма гаиләдә белем бирүне бетерү турындагы канун өлгесе "үткәрелми" һәм "кабул ителми", ди ул.

— Кайбер җитәкчеләр үзләре үк гаиләдә белем бирүгә күчәргә тәкъдим итә дигән сигналлар бар. Октябрь башында бер төрле саннар, уку елы ахырында – икенче төрле. Мин нәрсә турында әйткәнемне бик яхшы аңлыйсыз. Ел ахырында "гаилә укучылары" саны арту, аннан соң кими башлау – бу инде ел башыннан ук шундый мәктәпләрне тикшерү өчен мәгариф өлкәсендә күзәтү департаментына сигнал: бу "гаилә укучылары" каян, ни өчен китәләр, сыйныф җитәкчесе кая карый, — диде ул.

  • Узган елда Һадиуллин мәктәп укучыларының гаиләдә белем алуга күчүгә юл куймаска чакырган иде. Ул вакытта Татарстанда өйдә 4,5 мең укучы белем алган.
  • Моңарчы Татарстан прокуроры да балаларны өйдә укыту өлкәсендә "тәртип кертергә" чакырды. "Бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар булмау үсмерләрне экстремизмга җәлеп итүгә җирлек тудыра", дигән иде ул.
  • Ул чакта мәгариф белгече Марат Лотфуллин өйдә белем бирүне сайлау – ата-ананың хокукы, дип аңлаткан иде. Гаиләдә укыту балага милли тәрбия бирү, социальләшү ягыннан күпкә өстенлекле чара булырга да мөмкин, дип саный ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG