Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә инглиз теле дәресләрен кыскартачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аның урынына «Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәният нигезләре” укытылачак

Русия мәгариф министрлыгы 2026 елның сентябреннән мәктәпләрдә чит телләр дәресләре сәгатьләрен 510нан 408гә калдыру турында фәрман өлгесен әзерләгән.

Чит тел буларак Русия мәктәпләрендә нигездә инглиз теле укытыла.

5-7 сыйныфта хәзер чит телне атнасына өч сәгать өйрәнсәләр, документка күрә, ул ике сәгатькә калачак.

Ә чит тел дәресе урынына 5-7 сыйныф укучылары "Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" дәресләрен укый башлаячак.

Дәрес 5 сыйныфта елына 17 сәгать, ә 6-7 сыйныфларда 34шәр сәгать керәчәк.

Укыту материаллары эшләүдә белгечләр белән бергә Урыс православ чиркәве вәкилләре, аерым алганда иң сүзе үтә торган кешеләрнең берсе (аны "Путин рухание" дип йөртәләр) митрополит Тихон (Шевкунов) катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG