Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада этносоциолог Илдар Габдрафыйковны янә эшеннән алдылар


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Башкортстанда этносоциолог Илдар Габдрафыйков янә эшеннән алынды. Академик Роберт Нигъмәтуллин, моңа ризасызлык белдереп, Уфа федераль тикшеренү үзәге (УФИЦ) президиумыннан чыккан. Әмма УФИЦ җитәкчесе Василий Мартыненко Габдрафыйковны эшеннән алу кануни дип белдерә.

Русия фәннәр академиясенең Уфадагы Этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков янә эшеннән җибәрелде. Ул вазифа өчен үткәрелгән бәйгедән узмаган. Әлеге вазифага филология фәннәре докторы Элвина Салихова алынган.

Институтта 1990 елдан бирле эшләгән Илдар Габдрафыйков эштән куылуны мәхкәмә аша кире какмакчы. Күп тапкырлар вакытлы контрактлар нигезендә эшләүгә карамастан, бу оешмада 36 еллык хезмәт стажы барлыгын, ә бу мөддәте чикләнмәгән килешү төзүгә нигез булып тора дип саный ул.

Габдрафыйковның эштән җибәрелүенә ризасызлык белдереп, Русия Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, Ширшов исемендәге Океанология институты фәнни җитәкчесе һәм Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Нигъмәтуллин Уфа федераль тикшеренү үзәге президиумыннан чыккан.

1951 елда СССР Фәннәр академиясенең төбәк филиалы буларак оешкан Уфа федераль тикшеренү үзәге бүген биология, геология, этнология һ.б. өлкәләр буенча 13 институтны берләштерә.

1993–2006 елларда әлеге президиумны җитәкләгән академик Нигъмәтуллин Габдрафыйковны вазифасыннан алуны үзәк җитәкчелегенең "канунсыз гамәле" дип атады. Әмма УФИЦ җитәкчесе Василий Мартыненко гаепләүләрне кире кага.

Нигъмәтуллинның мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, аны бу адымга этәргән сәбәп – Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты җитәкчелегенең (ул УФИЦ-ка керә) Илдар Габдрафыйковка карата "шәфкатьсез һәм әхлаксыз рәвештә" эш итүе. Академик сүзләренә караганда, УФТИ җитәкчесе Василий Мартыненко һәм институт мөдире Илшат Бахшиев "берничә адымлы операция" нәтиҗәсендә Габдрафыйковны эштән куган. Галимнең ике кызы бар, аларны хезмәт фатирыннан куып чыгару куркынычы яный.

"Фән кешесенә болай кырыс мөнәсәбәт әхлаксызлык. Бу УФИЦ өчен хурлык булачак. Беләм, Габдрафыйков күптән инде Башкортстан хакимияте түрәләренең берсенә ошамый, без аны академик Валерий Тишков белән бергә яклап мөрәҗәгать иткән идек, шул исәптән Мартыненкога да. Әмма түрәләр китә, ә бу хурлык кала", — дип язган Нигъмәтуллин. Аның мөрәҗәгатен "Коммерсантъ" китерә.

"Кешенең 30 ел гомерен фәнгә багышлаганын белә торып, ничек шулай эш итәргә мөмкин? Өстәвенә, ул күптән түгел генә Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый. һәлак булган абыйсын җирләде. Аның кулында балалар бар", — дигән академик "Коммерсантъ"ка.

Илдар Габдрафыйковны яклап УФИЦ һөнәр берлеге комитеты да чыкты.

Үзе эшеннән куылган галим Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсенә ике гариза биргән: берсе — конкурс нәтиҗәләрен гамәлсез дип тану (киңәшмә 9 сентябрьгә билгеләнгән), икенчесе — хезмәт килешүен мөддәтсез дип тану (карау көне әлегә билгесез).

Габдрафыйков белдерүенчә, ул 1990 елдан бирле Этнологик тикшеренүләр институтында эшләгән. Соңгы хезмәт килешүе 2022 елның апрелендә төзелгән булган. Ә 2024 елның июлендә контрактның туктатылуы турында кисәткәннәр. Өлкән фәнни хезмәткәр урынына конкурс үткәрелгән, анда Габдрафыйков икенче урын алган, ә беренче урынны филология фәннәре докторы Элвина Салихова яулаган.

Галим гаризаларында әйтүенчә, ул конкурс турында хәбәрдар булмаган, ә комиссиядә һөнәр берлеге вәкилләре дә, дәүләт заказы проекты җитәкчесе дә катнашмаган. Быел февральдә Русия Фән һәм югары белем министрлыгы әлеге бүлеккә "Башкортстандагы этник төркемнәрнең социаль-икътисади яраклашуы һәм хәл-әхвәлен тикшерү" бурычын йөкләгән. Шушы эшкә намзәтләр арасында тиешле тәҗрибәгә ия бердәнбер кеше – үзе дип саный Габдарфыйков, ә Салихованың докторлык диссертациясе "икетеллелек шартларында сүз мәгънәсенең психологик төзелешен үзләштерү һәм файдалану"га багышланган, этносәясәт белеменә кагылмый ди.

Шулай ук ул хезмәт килешүенең вакыт белән чикләнмәвен дә ассызыклап, аның мөддәте чикләнмәгән дип саный. "Мин 36 ел дәвамында институтта эшләдем, күп тапкырлар вакытлы килешүләр төзелде. Болай эшләү — хезмәткәрне вакыты чикләнмәгән килешүдә каралган хокук һәм гарантияләрдән мәхрүм итү өчен генә кирәк булды дип уйлыйм", — дигән Габдрафыйков.

УФИЦ җитәкчесе Василий Мартыненко вазифага бәйге канун нигезендә үткәрелде дип саный.

"Анда икенче белгеч җиңде. Ничек инде бу нәтиҗәләрне кабул итмик? Әгәр мәхкәмә тәртип бозуларны күрсә, Габдрафыйковны кире эшенә кайтарачак. Академик Роберт Искәндәровичны бик хөрмәт итәм, әмма бу карары үкенечле. Миңа калса, УФИЦ тирәсендә вазгыятьне болгатырга теләгән кайбер көчләр аны ялгыш юлга керткән", — дип белдергән Мартыненко.

"Коммерсантъ" Башкортстан башлыгы администрациясендәге бер чыганак белән дә сөйләшә алган. "Бу уйдырма низаг, мәсьәләне канунсыз юл белән хәл итү омтылышы гына. Башкортстан хакимияте моңа катнашмый", — дигән түрә.

"Пруфы" басмасы Габдрафыйковны эштән куу артында Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов тора дип саный. Күптән түгел ул үзе дә вазифасыннан төшерелде. Украинадагы сугыштан кайткач республика башлыгы Радий Хәбиров аны үз идарәсенең вакытлы җитәкчесе итеп куйган иде. Август башында ул беренче урынбасар дәрәҗәсенә төшерелде, ә идарә җитәкчесе итеп Искәндәр Әхмәтвәлиев билгеләнде.

"Пруфы" чыганаклары фаразлавынча, Бадранов хәзер оппонентларын читләштерү эшен тагын да ныграк активлаштырган. Габдрафыйковны эштән алу — шул кампаниянең бер өлеше дип санала. Имеш, Бадранов моны күптәннән теләгән, әмма моңа кадәр кулыннан килмәгән.

Басма, тулаем алганда, Илдар Габдрафыйковка күп кенә пычрак аткан. "Башкирофоб"ның фәнни даирәдән чыгарылуын күпләр яхшы фал дип бәяләде дип язган.

Шул ук вакытта Элвина Салихова "Пруфы" хуҗасы Рәүфә Рәхимовага каршы 2021 елда Башкортстан түрәләре Александр Сидякин һәм Ростислав Морзаголовның шикаяте нигезендә каралган эштә психолингвистик экспертиза уздырган иде. Рәхимованың Idel.Реалиига биргән интервьюсында ул "негатив төсмерләр" бар дип белдерде. Нәтиҗәдә Idel.Реали һәм Рәхимова 20 меңешәр сумга штрафка тартылды.

Элвина Салихова - филология фәннәре докторы, моңа кадәр Уфа дәүләт авиация техник университетында урыс телен укыткан. Ул шулай ук психолингвистика өлкәсендә сертификацияле мәхкәмә эксперты. "Аргумент" мәхкәмә экспертизасы бюросында да эшли.

2020 елда ул Межгорье шәһәреннән 18 яшьлек Богдан Колодяжновка карата ачылган җинаять эшендә дә лингвистик тикшерү уздырган. Шул исәптән аның экспертизасы нигезендә егет Вконтактеда "Ислам дәүләте" сугышчан террорчыл оешмасы эшчәнлегендә катнашу һәм аңа сыйныфташларын җәлеп итүдә гаепләнеп, 5,5 елга кырыс тәртипле колониягә җибәрелде. Колодяжнов үз гамәлләрен шаяру гына иде дип белдерде һәм гафу үтенде.

Илдар Габдрафыйков институттан беренче тапкыр гына куылмый. 2022 елда да җитәкчелек аның килешүе вакыты чыкканнан соң чираттагы конкурска кертмәде.

Куылуның сәбәпләрен ул үзенең милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр эксперты булуы белән бәйләде. "Бу вазифада мин мәгълүмат чараларына Русиядәге халык санын алуга кысылу кирәкмәве, халык үзе хәл итәргә тиешлеге турында комментарлар биргән идем. Ул вакытта республикадагы кайбер һуманитар өлкә галимнәре бик тырышып җанисәп уңаеннан чаралар уздырды, алар башлангычында төньяк-көнбатыш районнарда төбәктә нинди ыру кешеләре яшәве турында стелалар куелган иде. Алар тарафыннан миңа янаулар, вазифамнан бушату, матбугатта чыгармау кирәклеге турында фикерләр булды.

Инде килеп мине "Бандера Украинасын яклаучы" итеп күрсәтмәкчеләр. Бу турыда интернетта язмалар таралды", дип сөйләгән иде галим.

Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков Башкортстан һәм Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчелегенә Илдар Габдрафыйковны яклап мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Русия думасы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Римма Үтәшева Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов, Башкортстан башлыгы хакимиятенең эчке сәясәт урынбасары Урал Килсенбаев һәм Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе Вадим Захаровка шалтыратып Илдар Габдрафыйковны вазифасында калдыруны сораган.

Нәтиҗәдә ул эшенә кире кайтарылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG