Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безгә баланың үзен татар булып хис итүе мөһим"


Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

Июль азагында Америкада татар балаларын туплаган ун көнлек "Татар аланы" узды. Аны "Alima Academy" татарча онлайн мәктәбенең җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова оештырды. Кемнеңдер кушуы белән түгел, үзенең теләге, бу эшнең мөһимлеген аңлап эш итте ул. "Татар аланы" бернинди дә грантсыз, ярдәмсез булдырылды. Үзәктә — үзе һәм үзе туплаган фикердәшләр такымы. Узган елны "Татар аланы" Канадада булды, быел —Америкада. Уникаль күренеш.

Аланның ничек узуын, куелган максатларга ирешелдеме, мондый аланнар балаларның татарлыгына ничек тәэсир итә, телне өйрәнеп яки шомартып буламы дигән сорауларны Алимә Сәләхетдиновага бирдек.

— Алимә, Татар аланы ничек узды? Ничә баланы туплый алдыгыз, ничек ял иттегез?

— Безнең ял итү аланы түгел ул, ә мәгърифәт аланы. Белем алу да, ял итү дә бергә. Әле татарча да. Татарстан өчен ул берни түгел, татар телле балалар өчен аланнар күп, теләгәнне сайлыйсың. Әмма менә Татарстаннан меңнәр чакрым ераклыкта ике ел рәттән татар балаларын туплап чын алан уздыру ул икенче. Бу зур җаваплылык таләп итә.

Быелгы Татар аланына килгәндә, 50 бала һәм аларның әти-әниләре булды. Безнең ул гаилә форматындагы алан. Ягъни 60лап кеше булдык. Ун көнгә тәгаенләнгән программ нигезендә узды. 5 яшьтән 20 яшькә кадәр балалар килгән иде, аларны өч төркемгә бүлдек. Әти-әниләр аерым бер төркемдә булды. Һәрбер төркемдә бер остаз, ике әйдаман. Бу вазифага өлкәнрәк яшьтәге балалар сайланды, әмма алар татарча сөйләшә белергә тиеш.

— Татар аланы тулысынча татарча булдымы? Моны оештыру бик авырдыр бит?

Моннан тыш әти-әниләр балалар белән бергә татар никахы һәм туй йолаларын күрсәткән тамаша әзерләде

— Тоташ татарча булдымы дисәгез, юк, без үзара татарча-инглизчә аралаштык, ә менә урыс телен кулланмаска тырыштык. Программ да ике телле итеп әзерләнде. Лекторий, дәресләр, мәсәлән, инглизчә узды, ә мәдәни программ тулысынча туган телдә ясалды. Татар телен белмәгән балаларга башкалар инглизчәгә тәрҗемә итеп утырды. Без бит быел да татарча театр куйдык. Мәсәлән, "Гөләндам туташ хәтирәләре"нә нигезләнеп тамаша куелды. Әмирхан Еникинең әсәрендә атаклы Шәрыкъ клубы ничек узганы тасвирлана. Без аны сәхнәләштеререгә булдык. Махсус сценарий язылды. Балалар арасында рольләр бүленде. Гөләндәм Солтанова, Салих Сәйдәш, Өммегөлсем Болгарская, Мөхтәр Мутин, Фатыйх Әмирхан, Кәрим Тинчурин кебек атаклы шәхесләрне уйнадылар. Сәйдәш көйләре яңгырады, аның өчен профессиональ татар композиторы, музыкант, әле Америкада яшәүче Рәмилә Сәүбәнова җавап тотты. Һәм бу искиткеч тәҗрибә булды. Уйнаган балаларга да, тамашаны караучыларга да. Күбесе бу әсәрне белмәгән, белсә дә оныткан. Яңадан укыйсы килә диделәр. Кимендә тарихи шәхесләребез күңелләрендә калачак. Бусы бер.

Моннан тыш әти-әниләр балалар белән бергә татар никахы һәм туй йолаларын күрсәткән тамаша әзерләде. Балаларга милли гореф-гадәтләрне аңлаттык та, заманча да күрсәтә алдык. Киләчәктә бу балалар өйләнә башласалар (Ватаннан ерак булса да татарлар белән кавышуларын телим), кайда да татарча туй ясарга мөмкин булганны күрсеннәр дип теләдек. Татар аланда булган сабантуйларны, аш-су остаханәләрен, концертларны, квестларны, ярышларны әйтеп тә тормыйм. Алары барысы да булды.

2025 елгы аланның төп максаты ул - балаларда милли үзаңны ачу. Узган елны без татар тарихына басым ясадык, быел татар булу төшенчәсенә ниләр керә, татар баласы үзен ничек хис итә һәм башка шундый сорауларны ачыкларга тырыштык. Татар аланында катнашу өчен татарча белү шарты куелмады. Аланнан соң "Мин — татар!" дип инанып кайтуларын теләдем.

— Балалар, чыннан да, Ватанарыннан ерак чакрымнар, океан аерып торуга карамастан, үзләрен татар итеп тоюларын белдердеме, тоя алдымы?

— Балалар алдый белми бит ул, ничек бар, уйлаганын, тойганын әйтә, бигрәк тә ирекле җәмгыятьтә үскән балалар. Шуңа миңа аларның фикерләре мөһим булды. Бер кыз бала берничә көннән соң яныма килде дә: "Алимә апа, минем кебекләр бик күп икән һәм барысы да шундый шәп кешеләр! Бу кадәр күп дус табармын дип уйламаган идем" диде. Минем кебек татар дигән сүзе инде бу балакайның. Яки Татар аланы беткәч, бик күп хатлар, кайтавазлар алдым. "Татар аланы искиткеч булды", ди аларның һәркайсысы. Икенче бер бала: "Узган ел катнаша алмадым, быел килдем, әгәр киләсе елда да була икән — рәхәтләнеп барачакмын. Инде көтә башладым. Катнашкан кешеләрдән алып уздырылган чараларга кадәр - барысы да кызыклы булды. Безгә, төркемнәрдә эшләргә тиешле биремнәрне, проектларны булдыру аеруча ошады, ә иртә белән татар көйләренә уяну — онытылмаслык мизгел", дигән.

Менә иртән татар көйләре уйнавы да кемгәдер гомерлек көч бирә торган, күңелен җылытып торган күренеш булачак. Бер бала инглизчә, әмма татар теленә, укытучыларга багышлап хисле шигырь иҗат итте. Күз яшьләре бәреп чыгарырлык шигырь ул.

Татарча гына сөйләшәбез дигән әйбер белән генә балаларны кызыктырып булмый. Иң беренче шарт - балалар үзләрен татар булып хис итсен. Татар булу ул татарча сөйләшүме? Татар булу - ул мөселманмы? Мондый сораулар күп бит. Без беренче чиратта балаларны тыңладык. Алар нык ачылды, куркуларын, хисләрен сөйләде. Бер бала рәхмәтләрен белдергәндә укытучыларга карап: "Сез шундый ачык, ихлас идегез, хәзер миңа да татар булу рәхәт, күңелле" диде. Татар проектларында катнашасыбыз килә диючеләр күп булды.

Бер кыз бар иде аланыбызда, ул татарча белми, әнисе — татар, әтисе — чит милләт кешесе. Аңламыйдыр инде бу бала дип янына килеп сораган идем. "Минем өчен татар теле — ул мәхәббәт теле, әнием, әбием теле. Әйе күп нәрсәне аңламыйм, әмма татарча сөйләшкәнне тыңласам, мин җылылык тоям, миңа рәхәт", диде.

— Нинди ачышлар ясадыгыз үзегезгә? Балалар өлкәннәрне нәрсәгә өйрәтте, мәсәлән? Бәлки, Сезнең өчен көтелмәгән күренешләр булгандыр?

— Без, өлкәннәр, ата-аналар үзара күп сөйләштек, фикерләштек. Без дә балаларыбызны өйрәндек, аларны яңа яктан ачарга теләдек. Беләсезме, күбебезнең күзенә ташланган әйбер — ул балаларның үзара мөнәсәбәте, бер-берсенә ихтирамлы карашы. Нык игътибарлы алар. Бик сизгер алар һәм фикерләрен, хисләрен төгәл итеп әйтә беләләр икән. Моңа безгә алардан өйрәнәсе бар.

— Балаларда әти-әниләре мәдәниятенә һәм алар үскән ил мәдәниятенә карата аерым мөнәсәбәт була ала. Икесенә дә бертигез лояль караш. Моның белән ничек эш итәсез? Бу каршылыкмы, юкмы?

— Моны каршылык итеп кабул итү хата, ул, киресенчә, өстәмә ресурс. Без читтә туган, читтә үскән балага: "Син — татар, синдә татар каны ага" дибез. Бу инде зур көч, дип аңлатабыз. Татар булып, татар чараларына катнашасың икән, афәрин. Телне беләсең икән, син тагын да баерак, кәттәрәк дибез. Чит илдәге икенче, өченче буын балалар үзләренә карата син ярымтатармы, чын татармы дигән бәяләмә белән яшәүләрен теләмәс идем. Чит илдә яшәп, теге яки бу илгә лояльлеге дә нормаль күренеш. Татарлар — күчмә халык, ул гомер гомергә каядыр киткән, әле дә йөри, бәхет эзли. Балаларга да, кая барса да, ул татар булып калган дигәнне җиткерергә телибез, кая да татар булып яшәргә мөмкин дигәнне белсеннәр.

— Татар аланында быел "Tatar Open House" чарасы да булды. Биредә татар яки татарларны өйрәнүче галимнәр катнашты. Бу чараны уздыру ни өчен мөһим иде?

— Беренчедән, бу чара Сабантуй, җыр-биюдән тыш яңа формат эзләү. Әйе, без күңелле халык, җырлы халык. Әмма татарлар — гыйлемле милләт, китаплы халык та. Бу сыйфатны алга чыгарасы килә. Татарлар фәнни, уку-укыту чараларда берләшә ала. "Tatar summit" чарасын да шул максат белән оештырган идек. Быел да аны кабатлыйсым килде һәм уңышлы булды. Бу чара йөздән артык кешене җыйды. Мәгърифәт, тарих, сәнгать, икътисад, IT өлкәсендәге көчле һәм танылган спикерлар килде. Балалар конференцияне үзе оештырды, модераторлар булды.

— Шулай да татар телен белү мөһимме? 20 елдан соң бу балаларда татар үзаңы нинди булачак?

— Кызык сорау ул минем өчен. Бары тик сабантуйлар гына оештырылса, телне саклау авыр булыр, милли үзаң да үзгәрәчәк. Нинди булачак милли үзаң — белмим. Әмма һәрбер гаилә, җәмгыятьләргә икеләтә тырышырга кирәк булачак.

Тел бик кирәк. Телне сизү, туган телдә фикерләү шәп. Без моңа ирешү өчен телгә мәхәббәт булдырырга тырыштык. Тел мөһим дип саныйм, әмма чит илдә аны өйрәнү, куллануга ирешү авыр, чөнки мохит юк. Баланың эчке мотивациясе булырга тиеш. Уңай хисләр булганда да туа андый теләк. Кимендә мин үземә без укытуны дәвам иттерергә тиеш дим. Менә "Alima Academy" кысаларында да без балалар белән бергә татар әсәрләрен укый-укый, татарлар турында сөйли-сөйли шуны күрәбез: балалар ахыр чиктә үзара татарча аралашырга тырыша, алар бер-берсенә туган телдә хатлар яза.

— Безгә биргән әңгәмәдә ел саен төрле илләрдә Татар аланын үткәрү теләге турында сөйләгән идегез. Бу теләк югалмадымы? Балалар өчен алан оештыру бик күп көч һәм акча таләп итә торган процесс, ул күп вакытны һәм энергияне ала. Бу аланнан соң нинди планнар?

— Һәр эшнең системлы булуы кирәк. Татар аланның нәтиҗәләрен күрик дисәк, ул ел саен, даими булырга тиеш. Узган ел беренче тәҗрибә иде, быел кабатладык. Америкадагы Татар аланына узган ел катнашкан кызлар-егетләр да килде, аларга карыйм - балаларда үсеш күрәм."Alima Academy"дә Европа балалары күп укый, менә алар өчен бик оештырасым килә. Истанбулда килеп чыкмады, әмма бик кирәк. Чит ил балалары арасында Казанга кайтып андагы аланга да баручылар бар. Әмма аларга, инглиз теллеләргә, авыррак. Ә безнең аланда балага "Син нинди татар?" дигән бәяләмә бирмиләр. Бары тик син татар булганга да син кадерле һәм мөһим кеше дигәнне белә, тоя ала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG