"Наш дом стоял под ивами" – первое опубликованное произведение автора. Оно вышло в 1964 году в журнале "Казан утлары". Миргазиян Юнусов – первый писатель, который принес в татарскую литературу тему моря и путешествий. Он сам много плавал, был профессиональным моряком. В путешествиях много замечал, думал и об этом начал делать заметки на своем родном языке.
В этой новелле описывается его поездка на судне в Италию, где в портовом городе Генуя, на кладбище он случайно встречает пожилую татарку, мечтающую вернуться к себе на родину. Трогательная история татарки – символ судьбы целого этноса, разлученного с родным краем. Кто это татарка? Какими судьбами она оказалась в далеком Генуя? Об этом вы узнаете из потрясающей новеллы татарского моряниста.
Кыска вакытлы, һич көтелмəгəн кайбер очрашулар да бик озакка хəтергə кереп кала икəн. Ике генə тапкыр күргəн бер карчыкны мин гомергə оныта алмам шикелле.
...Пароходыбыз Генуя портында торган чакта, без Италиянең халык герое, Рязань тимерчесе Федор Полетаевның каберенə чəчəклəр куярга барган идек. Үзебез телəп түгел, мəҗбүри, пропаганда өчен куйдырталар иде чəчəклəрне. Урыс солдатының батырлыгын дөньяга таратыр өчен. Телисеңме-юкмы, барырга кирəк иде Генуя зиратына.
зират – кладбище тау битендə. Өстə таулар. Алар Швейцариягə барып җиткəнче тезелеп киткəннəр. Зиратны төньяктан искəн салкын җиллəрдəн саклап торучы Тау сырты – горный хребет Канто Лупа – Бүре җыры дип атала. Аста диңгез. Лигур диңгезен көньяктан Корсика һəм Сардиния таулары каплап торганлыктан, монда Давыл – сильный ветер сирəк була. Генуяның атаклы Стальено зиратына керсəң, Тəэсирлəнми чыга алмыйсың – нельзя уйти без восторга. Зираттагы мəрмəр һəйкəллəр дə кеше кайгысына кушылып елыйлар,вакланмаска, адəм баласына яшəргə өндилəр шикелле.
— Нигə кирəк инде мондый кыйммəтле матурлык? Үлгəн кешегə нинди Кабер – могила дə барыбер түгелмени? — ди кочегар Трак.
Штурман Маркин аның фикере белəн килешми:
— Надан – неуч кеше син, Трак. Кабер бизəү – кеше заты үлгəч тə кадерен югалтмый дигəн сүз ул. Гуманизм кагыйдәсе – закон гуманизма җир йөзендə безгə кадəр яшəгəн кешелəрне дə хөрмəтлəргə куша. Адəм баласы исəн чакта гына түгел, дөнья кую – умереть та бəясен югалтмый дигəн сүз бу.
Без "Поэтан" кабере янында. Советлар Союзыннан килеп Италия азатлыгы өчен гомерен биргəн бу партизанның каберенə чəчəклəр куйгач, бераз сүзсез калып – оставшись без слов, молчаливо, тын гына басып тордык.
Кая гына ташламый адəм баласын язмыш дигəнең. Кешенең телəк-хыяллары бер якта кала, ə вакыйгалар аны икенче якка очыртып алып китə. Язмыш, дибез... Ə язмышны кем хəрəкəткə китерə? Хəрəкəткə китерүче көч каян туа? Җавап эзлəп, без Аллаһы Тəгалəгə Мөрәҗәгать – обращение итəбез.
Каберлəр арасында йөргəндə, сүзнең көче юкка чыга. Гади сүзгə сыймаслык Тынгысыз тойгылар – беспокойные чувстваКүңелгә сырыша – западает в душу. Шуңа күрəдер, чыгар юлга борылгач та, мин, Трак, штурман Маркин бик озак сүзсез атлыйбыз.
Трак тагын бер һəйкəл – памятник янына туктады. Бу һəйкəлгə карап торганда, безнең янга өлкəн яшьлəрдəге бер хатын килеп туктады да, кул селтәү – махать рукой, бездəн нəрсəдер сорый башлады. Аның артыннан шулай ук нигəдер бик борчылган яшь кенə бер ханым да килеп кушылды.
— Итальянча сөйлəшə белəсезме? — дип сорыйм мин яшь хатыннан.
— Əйе...
— Ни булды сезгə?
— Улыбызны югалттык.
Мин аның сүзлəрен иптəшлəремə тəрҗемə иттем.
— Əйдəгез эзлибез,— диде Маркин.
Югалган малайның исемен сорап белгəч, шушы һəйкəл янында очрашырга сүз куешу – обещать, давать обещание та, өчебез өч якка таралдык.
— Пьетро-о-о! — дип кычкыра яшь хатын.
Сүзенең азагында тавышы үксү – всхлипывать кебек ишетелə. Тыныч зиратта бу тавыш бигрəк тə аяусыз, каты яңгырый. Тик хатынның эндəшүенə каршы беркем җавап бирми. Каберлəр тын. Тирəн тынлык чорнап алган зиратны. Йоклыйлар астагылар. Ыгы-зыгы - суета өстə, җирдə калган. Мал - деньги, богатство да, Дан-шөһрәт - слава тə, өстенлек тə кирəкми аларга. Аларның йокыларын яшел кипарислар, Мәрмәр ташлар - мраморные камни саклый.
Ресорджименто Хәрәкәтнең юлбашчысы - лидер движения Мадзини мавзолеена менə торган юлга чыккач, нарат чиклəвеклəре җыеп йөрүче бер малайны очраттым.
— Пьетро, — дим малайга. Ул минем якка борылып карый.
— Синең исемең Пьетромы? — дип сорыйм аңардан итальянча.
— Əйе. Сез мине каян белəсез?
— Əйдə əниең янына. Ул сине эзлəп йөри.
Малай карышу – противиться, сопротивляться. Кулыннан тотып алып бара башлагач, еларга ук тотынды. Иелеп кулны тешлəргə тели. Мин аны күтəрдем дə алып киттем.
Безне карчык куып җитте.
— Пьетро! — диде карчык, кочагын җəеп. Карчыкны күргəч, малай җиргə сикереп төште дə аның итəгенə ябышу – вцепиться в юбку.
— Нəни разбойник - маленький разбойник, — дим карчыкка малай турында. Ул дəшми.
— Итальянча сөйлəшə белəсезме? — дип аптырап сорыйм карчыктан. Əбисе өчен малай җавап бирə:
— Белми. Ул грекча гына сөйлəшə белə. — Карчык малайдан нəрсəдер сорый.
— Ə сез кем соң? — ди Пьетро, карчыкның соравын тəрҗемə итеп.
— Мин Диңгезче - моряк. Советлар Союзыннан.
— Руски? — ди карчык кинəт кенə – внезапно, вдруг.— Я руски понимайт мала-мала.
— Откуда вы знаете по-русски?
— Моя из Рəчəй, давна Рəчəй.
Таныш акцент Яшен тизлеге белəн - со скоростью молнии татар авылы картларының русча сөйлəшүлəрен хəтерлəтеп җибəрде.
— Əби, сез татар түгелме?
— Татар... И Ходаем, əллə саташам инде.
Карчык бөтенлəй югалып калды. Ни əйтергə, нəрсə эшлəргə белми, хəлсез куллары белəн күлмəк итəген сыпыра.
— И Ходаем... и Ходаем…
— Сез ничек монда килеп элəктегез соң?
— Язмыш – судьба, улым, язмыш... Əйтмə инде, и Ходаем...
Карчыкның күзлəреннəн ике бөртек яшь – две капли слез тəгəрəп чыкты да Җыерчык - морщина буйлап битенə таралды. Пьетро аптырап калды. Аңлашылмый торган телдə сөйлəшүебез ошамады аңа, əбисен читкə сөйрәү – тянуть, волочить в сторону, прочь башлады.
— Əйтмə инде, улым, əйтмə... Мин Карамалыныкы. Самар губернасыннан.— Карчык Учы белəн тамак төбен уа - трёт ладонью под горлом. Күзлəреннəн һаман Мөлдерəп яшь ага - слёзы текут ручьём.
— Хəзерге Татарстандагы Карамалы булса, мин аны белəм. Безнең Караярдан егерме чакрым гына. Мин, əби, Баулы районыннан.
— Без Бөгелмə өязендə тора идек. И Ходаем... и Раббым...
Шулай сөйлəшеп торганда, Маркин белəн Трак əйлəнеп кайттылар.
— Югалган малай шушы шпанамыни? — ди Трак, Пьетрога күрсəтеп.
— Əйе, шушы,— мин əйтəм. — Малайның əбисе минем Якташ - земляк булып чыкты... Əби, сау булыгыз. Без вахтага ашыгабыз. Безнең пароход Лантерна маягы янында гына тора. Эфиопия причалы. Вакытыгыз булса, килеп чыгыгыз.
— Үзегез кунакка килегез, улым. Кызымның торуы Сестри дигəн җирдə. Грамши урамы, ундүртенче йорт, траттория янында.
Саубуллашып, йөз метр чамасы киткəн идек, карчык кулын болгый-болгый арттан килə башлады.
— Улым, корабыгызда туган җир Туфрак - земля юкмы? Иснəп кенə тотар идем.
Пароходта туфрак булмый инде ул. Кайдан аласың аны? Юк, тукта əле, пожар сүндерү өчен тота торган ком – песок искə төште:
— Табарбыз, əби. Килегез. Кирəк кадəр алып китəрсез.— дидем мин.
***
Икенче көнне айлык отчетны төзеп утыра идем, телефон шалтырады.
— Вахтадагы штурман тыңлый.
— Габдрахман Бəкерович, ниндидер карчык пароходка керергə тели. Бераз русча да сөйлəшə белə кебек үзе. Лəкин нəрсə сораганын аңлап булмый.
— Минем каютага озатыгыз.
Буфетчы хатынга шалтыратып, чəй китерергə кушып кына өлгергəн идем, ишектəн кичəге карчык килеп керде.
— Түрдән узыгыз - пройдите вперёд, милости просим, əби.
— Рəхмəт, улым. Шушында гына утырып дога кылып алыйм əле.— Карчык дога кылып алды.— Бүлмəң бик əйбəт икəн. Кыйммəтле җиһазлар - дорогая мебель. Син башлыкмыни, улым?
— Шулайрак.
Яшь чагында бик чибəр булгандыр бу карчык. Əле дə хəрəкəте салмак – плавный, неторопливый, размеренный, гəүдəсе җиңел һəм килешле. Коңгырт кара күзлəрендә элекке шаян очкыннар урынында, аналарча кайгыртучан сөйкемлелек.
— Пароходта туган ил туфрагы юк икəн, əби. Икенче килүдə алып килермен. Без монда килгəлəп йөрибез.
— Хəерле булсын инде. Саклап кына тотармын дигəн идем. БүгенТөне буе саташтым - всю ночь бредила.
— Авылыгызны һаман онытмагансыз икəн.
— Оныта ди. Картайган саен ныграк җирсендерə. Безнең өй Өянке - ива астында иде. Тəрəзəдəн карасаң, Ык тугаенда ап-ак булып шомырт чəчкə атар иде... Анда Керләрне әле дә бəлəклəп чайкыйлармы? - Они и сейчас белье, слегка встряхивая, полоскают?
— Белмим. Ял вакытларында бер дə күргəнем булмады. Мин бит Одессада яшим, əби. Инде өч ел туган авылыма кайтканым юк.
— Бəлəк тавышлары су буеннан моңлы булып яңгырый иде. Язын сабан туена, җыенга, көзен каз өмəсенə җыела идек... Өй бүрəнəлəрен эчке яктан кырып юа идек. гәрәбә – янтарь шикелле сап-сары булып китə иде... И Ходаем, ничек үлмəдем икəн бу кадəр сагынуымнан!..
Буфетчы хатын каютага чəй кертте.
— Ашап кына эчегез, əби. Бу икмəк, бəлки, Ык буенда, безнең туган җиребездə үскəндер.
Карчык ашавыннан Шып туктады - резко остановилась. Учы белəн тамак астын уа. Иреннəре дерелди. Нидер əйтергə тели, лəкин авызыннан сүзе чыкмый.
— Əби, ник ашамыйсыз?
— Рəхмəт, улым... Бу Бу сыныкны төйним əле - я заверну этот кусочек...
— Ничек бу илгə килеп чыктыгыз соң, əби?
— Əйтмə инде, улым... Ходай Тəгалə шулай язгандыр инде... Ирем сатучы иде. Карамалыда кибет тота идек. Рвəлүция чыккач, Кырымга киттек. Анда иремнең кардəшлəре бар иде. Кырымга бəлшəвиклəр килə дип ишеткəч, Истанбулга күчеп килдек. Анда да танышларыбыз бар иде. Төрек җирендə Сәүдәләр уңмады - торговля не принесла успеха. Грециягə килдек. Грециядə ачлы-туклы гына яши идек, Бəхетсезгə җил каршы – пословица: несчастному и ветер навстречу, сугыштан соң ирем үлеп китте. Ике кызым, бер улым белəн тол – вдова калдым.
Олы кызым Әмерек – американец (разговорная форма Америки в начале XX века) кешесенə кияүгə чыкты. Башта бай, тату яшибез дип язган хаты килгəн иде, өч ел инде хəбəре юк. Кечесе монда, Генуяда. Ире диңгездə йөзə. Елына бер-ике мəртəбə кайтып күренгəли: əллə бар, əллə юк... Карамалымны сагынам... Үлəм инде, улым... Җирсү – тосковать по Родине, чувствовать ностальгию.
Карчыкның күзлəреннəн чыккан яшь бөртеклəре җыерчык буйлап битенə ага. Иреннəре дерелди - губы дрожали. Үзе бармаклары белəн яулык очын бөтерə.
— Карамалымны сагынып еласам, кызларым ачуланалар. Туган илне белмилəр бит алар: берсе төрек җирендə, икенчесе Грециядə туды. Малаем татарча белə иде, инде елдан артык хəбəре юк: бергə заводта эшлəүче эшчелəрне каршылыкка Котырта - провоцирует дип Төрмəгə ябу – посадить в тюрму, закрыть в тюрме...
Мин бит монда кунакта гына. Сагынуыма чыдый алмыйча - не в силах выдержать свою тоску, кызым янына килдем. Үзем улым белəн бергə Ливадия шəһəрендə тора идем аны төрмəгə япканчы... Хəзер инде күке шикелле чит ояда кунып йөрим. И Ходаем... Сак-Сокларга əйлəнеп беттек инде...
Авылда минем əткəй калган иде, исəнме икəн? Безнең өй өянке астында иде. Ык яры буенда... Өянкелəр төбендə иде өебез... Карамалыда...
— Елама, əби. Безнең консулга язарга кирəк, бəлки, кайтырга рөхсəт итəрлəр.
— Ирем, Мәрхүм - Покойный, исəн чагында язып караган иде, эш чыкмады. Өермəгə элəккəн тузганаклар шикелле таратып ташлады безне язмыш... И Раббым... Өебез генə исəнме икəн? Өянкелəре... Аларны кисмəделəрме икəн? Шаулап үсəлəр иде рвəлүциягə хəтле...
— Ялга кайткач, Карамалыга барып сораштырырмын əле. Əтиегез ни исемле иде?
— Шəмсулла исемле. Сатучы Шəмси дип йөртəлəр иде. Ике энем, кияүдəге бер сеңлем бар иде. Алар исəннəрме икəн? Бик нык кырдылар бит кешене - людей жестоко убивали, уничтожали, байларны бетерəбез дип...
— Алар турында да белешеп карармын. Без Генуяга еш йөрибез. Италия белəн илебезнең Мөнәсәбәт - отношение яхшы бит.
Минем сүзлəремə карчык бигүк ышанып та бетми кебек иде. Əллə күп еллар өметсез яшəгəнгə, Бу хəлгə күнегə алмый - не могла привыкнуть к этому положению, ахры.
Карчык тагын бераз Зарланып утырды - сидела, сетуя да кайтырга җыена башлады. Ишек тоткасына ябышкач, кинəт кенə маңгае белəн Ишек яңагы - косяк двери терəлеп Үксеп елый - плакать навзрыд башлады:
— И Ходаем... Алып кайт син мине, улым. Кая булса да яшер... Нинди Җәза - наказание да риза. Алып кайт! Карамалымны күрəсем килə. Ык буен, өянкелəрне... Карга тавышларын ишетəсем килə... Бəлəклəп кер чайкаган тавышларны... Алып кайт, яме?! Калдырма монда...
Карчыкны тынычландырырга тырышам. Консульствога язарга вəгъдə бирəм. Ул тыңламый.
— Кайтсам, ичмасам, туган илемдə үлəр идем. Сөяклəрем туган ил туфрагында ятар иде... Монда бит кабер казырлык туфрагы да юк. Җире гел таш... Алып кайт, яме?..
Траптан төшкəч, карчык озак итеп пароходка карап торды. Бераздан аның ябык гəүдəсе маяк астындагы Кыя - скала, утес артына китеп күмелде.
Кич белəн бик озак йоклый алмый яттым. Төшемдə əни карчыкны күрдем. Уянгач, əнием, Ялгыз - одинокий булса да, туган илендə яши əле, дип куанып куйдым. Без дə бит шулай таралып беттек. Кайсыбыз кайда. Нигə туган җирдə генə яшəп булмый икəн? Нинди көч гаилəлəрне туздырып, туганнарны əллə кайларга таратып ташлый икəн? Татар кешесе үз иркеннəн китми бит туган җиреннəн. Татарлар Туган туфрак - родная землябəхет эзлəргə китəлəр. Туган нигез - отчий дом бəхеткə ирешеп булмый микəнни? Кая киткəн татар яши торган җирдəге бəхет? Кем куган аны? Нигə?
Иртəннəн бирле башым авыртып тора иде, шуңа күрə, бераз йөреп кайтыйм дип, шəһəргə чыктым. Колумб йортына, Паганини музеена кергəнлектəн, төштəн соң гына кайтылды.
— Теге карчык тагын пароходка килгəн иде, полисмен кертмəде, куып җибəрде,— дип каршы алды мине вахтада торучы матрос.
— Кайчан килгəн иде?
— Иртүк. Сезне көтеп, көн буе причалда утырды. Əле яңарак кына куып җибəрделəр үзен - только что ее прогнали
***
Кич белəн пароходны төяп бетерделəр. Сəгать кичке унда якорьны күтəрдек тə кайту ягына юнəлдек. Тəүлек ярым дигəндə без Мессина Бугаз - пролив идек инде. Лигурия һəм Тиррен диңгезлəре безне тыныч кына үткəреп җибəрде. Ионий диңгезе вак, җитез дулкыннар белəн каршы алды. Ə кичкə таба җил, көчəйгəннəн-көчəеп, давылга əйлəнде.
Дулкыннар гөрселдəп пароходка ташланалар. Җил ыжгыра. Тирə- як су тамчылары белəн тоташ томанга əверелгəн. Җир белəн күкне аерып булмый. Диңгез өстендə Ак яллы шашкын дулкыннар - бушующие белые волны куышып йөри. Һавада су тамчылары оча. Пароход калтырый, менə-менə таралып китəр кебек тоела. Металл тавышы чыгарып Матчалар ыңгыраша - мачты гнутся/покачиваются, ревут. Мин, вахтамны тапшырып, ял итəргə яттым. Кораб янтайганда, караваттан тəгəрəтеп төшерə. Диванга күчəм. Өстəлдəге əйберлəр шапылдап палубага коела. Аларны җыеп, рундукка тутырам.
"Дүртенче трюм капкачының резинкасы бик тузган иде, трюмга су үтмəсə ярар иде",— дип уйлап ятам. Төшеп тикшерер идең, палубага чыгып булмый — Палуба өстен дулкын ялый - волна омывает палубу. Чыгу белəн дулкын юып алып китүе мөмкин.
Пелопоннес ярыматавының көньяк очын — Малея борынын үткəч, шторм бераз басыла төште. Матапанны узып, Эгей диңгезе - Эгейское море чыккач, вак, хəлсез дулкыннар Салмак кына тәгәриләр - медленно, спокойно перекатываются. Ə Мәрмәр диңгезе - Мраморное море безне мəрхəмəтле тыныч штиле белəн каршылады. Корабка җан керде - корабль оживился. Шторм алып килгəн зыяннарны тикшерергə тотындык.
Мин кесə фонарен алдым да трюмнарны тикшерергə киттем.
Беренче трюм коп-коры иде. Икенче трюмга да су үтмəгəн. Өченче трюм дымлырак, ачып Җиллəтергə - проветрить туры килер. Безнең йөк юешне яратмый — бозылуы бар. Дүртенче трюмга төшү белəн, аягым юешкə батты. Күңелем сизгəн икəн. Хəзер үк менеп капитан белəн киңəшергə кирəк. Күпме юешлəнде икəн, буйдан-буйга əйлəнеп чыгыйм əле, дип, йөк өстеннəн атлап киттем.
Трюмның Койрык ягы почмагы - угол хвоста җитеп, борылып килə генə башлаган идем, аягым бер йомшак нəрсəгə басты. Фонарь белəн яктыртып карадым... Нəрсə бу? Кеше түгелме соң? Иелеп капшап карадым да Тораташ - неподвижный камень булып урынымда катып калдым. Тəнемə Чымырдап ток йөгергəндəй булды - как будто тело пробил ток. Аркама Салкын тир - холодный пот бəреп чыкты. Мәет - труп. Тəне кап-каты, салкын.
Рубкага ничек менгəнемне сизми дə калдым. Җыелып төштек тə трюмга люстра астык. Мəетне күтəргəч, тагын бер мəртəбə ток суккан кебек сиздем үземне: Генуяда очраткан теге татар карчыгы. Əллə тыны бетеп, əллə шторм вакытында чайкалуга йөрəге чыдамыйча үлгəн, мескен. Мин биргəн Ипи сыныгын учына йомарлап тоткан - Держал в кулаке кусок хлеба.
Күрəсең, безнең пароход Генуяда соңгы кичне торганда, карчык, вахтадагы матросның киткəнен сагалап торып, пароходка кергəн, сиздерми генə палубага үтеп, трюмга кереп Яшеренгән - спряталась.
...Без аны Феодосия портында соңгы юлга озаттык. Мəрхүмə үзенең Телəгенə иреште - достигла своей цели: аның сөяклəре бабаларыбыз яшəгəн туган ил туфрагында ята, Кырым җирендə.
***
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Telegram-е, Instagram-е, Youtube иТиктоке.
Скоро – больше! До встречи, сау булыгыз!