Казандагы мәхкәмә програмчы Марат Галиакбәровны (исеме үзгәртелде) биш мең сумга штрафка тарткан.
Doxaязуынча, аны активист Михаил Плетнев белән язышкан өчен "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлектә гаепләгәннәр. Сүз Free Russia Foundation оешмасы турында бара.
Тикшерү Галиакбәрованың язышкан хәбәрләре аның "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашуын дәлилли дип бәяләгән.
Програмчы "Медиазонага" сөйләвенчә, 2025 елның июнь башында ФСБ хезмәткәрләре аның өенә тентү белән килгән. Куәт оешмалары вәкилләре компьютер, флешка, мобил телефонны алган, әмма берничә көннән кире кайтарган.
Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Галиакбәровның чит илгә күченгән активист Михаил Плетневка 2024 елның февралендә Твиттер аша җибәргән шәхси хәбәрләрен куәт оешмалары Free Russia белән хезмәттәшлек дип бәяләгән. Әлеге язышулар ФСБ хезмәткәрләренең Галиакбәров телефонын алганнан соң табылган. Моннан тыш, куәт оешмалары вәкилләре сүзләренчә, Галиакбәров үз телефоныннан "Ковчег" хокук яклау проекты сәхифәсенә дә кергән.
2025 елның май азагында дүрт кыз оппозицион активист Михаил Плетневны җенси характердагы көч куллануда гаепләде, диелә "Холод" материалында. Басма зыян күрүчеләр һәм активистның үзе белән сөйләшкән. Көч куллану очраклары 2021-2023 елларга карый.
- 2025 елның май азагында дүрт кыз оппозицион активист Михаил Плетнёвны җенси характердагы көч куллануда гаепләгән, диелә "Холод" басмасында. Журнал зыян күрүчеләр һәм активистның үзе белән сөйләшкән. Көч куллану очраклары 2021–2023 елларга карый.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!