Газзә сызыгы көньягында хастаханәгә һөҗүмдә 20 кеше һәлак булган, алар арасында дүрт журналист та бар

Хан Юнис хастаханәсе

Израил саклану армиясе хастаханә урнашкан районга һөҗүм итүен таныды.

Газзә сызыгы көньягында хастаханәгә һөҗүмдә 20 кеше һәлак булган, алар арасында дүрт журналист та бар.

Бу хакта ХӘМӘС (АКШ һәм Европада террор оешмасы дип танылган) контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. Израил армиясе Газзәнең көньягында урнашкан Хан-Юнис шәһәрендәге "Насер" хастаханәсенә һөҗүм иткән.

Министрлык белдерүенчә, һәлак булучылар арасында медицина хезмәткәрләре һәм коткару хезмәте эшчеләре булган. Associated Press агентлыгы 33 яшьлек видеожурналист Мәрьям Дагганың үлеме турында хәбәр итте. Дагга агентлык һәм башка медиалар белән хезмәттәшлек иткән. Моннан тыш Reuters операторы Хуссам Әл-Масри, Al Jazeera фотожурналисты Мөхәммәд Сәлам һәм фотограф Моза Әбү Таха һәлак булган.

Reuters мәгълүматынча, Әл-Масри беренче һөҗүм вакытында үтерелгән: оператор алып барган туры элемтә кинәт өзелгән. Икенче һөҗүмдә агентлыкның фотографы Хатем Халид яраланган. Шаһитләр сүзләренчә, Израил көчләре һөҗүмне коткаручылар, журналистлар һәм башка кешеләрнең беренче һөҗүм урынына баруы вакытында ясаган.

Израил саклану армиясе хастаханә урнашкан районга һөҗүм итүен таныды. Баш штаб җитәкчесе Эяль Замир тиз арада тикшерү уздырырга кушты. ЦАХАЛ тыныч халыкка "зыян китерүе өчен үкенә" дип өстәде ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!