"Төрмә ишеге кайчан да булса ачыла, ә табут капкачы юк"

Иллюстратив фото

"Төрмә ишеге кайчан да булса ачыла, ә табут капкачы юк". Бу сугышта һәлак булган Ринат Сабирҗановның некрологына язылган комментарий һәм ул Татарстан егетләре язмышының бер символына әйләнде. Кемдер "Пятёрочка"дан аракы урлаган, икенчеләре — кесәдән биш мең сум акча алган, өченчеләре — бурычын каплар өчен берничә грамм наркотик тапшырган. Аларның барысы да хөкем ителгән, берәүләре берничә елга утыртылган, кайберләре башка җәзага тартылган. Әмма гомерләре төрмәдә дә, иректә дә түгел, ә Украинада өзелгән. Алар Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп сугышка киткән.

Александр Масловның некрологы"Погибшие из Татарстана" ("Татарстаннан һәлак булучылар") Telegram-каналында 15 август көнне чыкты. 2002 елгы Казан егете Украинадагы сугышта инде 2023 елның июлендә үк һәлак булган, ләкин аның үлеме турында бары тик август уртасында гына билгеле булды.

— Бала гына бит әле, — дип язган "Светлана Грибанова" исеме белән язучы кулланучы.

Аның сүзләрен төркемдәге башкалар да хуплаган.

— Ходаем, ике ел буе өенә кайткан, җәннәт түрләре насыйп булсын. Ата-анасына сабырлык, югалту бик авыр, бөтенләй әле бала гына иде, минем малай 18 яшендә һәлак булды, — дип язган "Лариса".

— Шул яшьтә ни эшләп йөргән соң ул анда?— дип кызыксынган "Фарит".

— Анда бармаска кирәклеген әйтүче беркем булмадымы икән? Безнең герой әле тормышны да күрмәде. Ни өчен җибәрәсез, өлкәннәр? Мобилизацияләнгән икән, Ходай анда безнең егетләрне җибәрүчеләргә җәзасын бирер. Үзләренекен алып калалардыр әле. Тыныч йокла, Александр. Син инде өеңә кайттың, каһарман, — дип язган "Гульнара".

Аның белән башка кулланучы да килешкән.

— Ни өчен әле тормышны да күрмәгән малайларны җибәрәсез? Балага нибары 18 яшь, мин үземнекен җибәрмәдем! Ул автоматны бары тик телевизорда гына күргән, нинди сугыш инде? Җәннәт түрләре насыйп булсын сиңа, бала! Якыннарыңа түземлек телим! — дип язган "Елена Соларева".

— Ул төрмәдән китте, үзем хәтерлим, — дип язды күпсанлы кайгы уртаклашу сүзләреннән соң "Руслан" исемле кулланучы.

Соңрак тагын берәү Масловның төрмәдән китүен искәртте.

Казанның Идел буе район мәхкәмәсе картотекасында "Idel.Реалии" 2021 елда Александр Алексеевич Масловка карата ачылган җинаять эшен тапкан. Аны зур күләмдә наркотиклар сату маддәсе нигезендә гаепләп алты ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр.

БУ ТЕМАГА: Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республика акча түләячәк

2021 елның ноябрендә Маслов әлеге хөкем карарын Татарстан югары мәхкәмәсендә шикаять итәргә тырышкан. Ул яшь чакта кылган беренче җинаяте булуын әйтеп, җәзаны йомшартуны сораган. Моннан тыш, аның карамагында өлкән яшьтәге әбисе булуын әйткән, ә җинаятькә ул "авыр тормыш шартлары этәрде" дип белдергән.

Карар тексты Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе сайтында чыкмаган, әмма Татарстан югары мәхкәмәсе апелляциясендәге аңлатмага күрә, Маслов бурычын каплау өчен бер кешегә 2,69 г мефедрон тапшырган. Ул үз гаебен таныган.

Татарстан югары мәхкәмәсе Масловка чыгарырлган карарны шул килеш калдырган. 2023 елның июлендә ул Украинадагы сугышта һәлак булган, моңа кадәр аның Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган булуы ихтимал.

Ике шешә аракы

"Погибшие из Татарстана" Telegram-каналы 9 август көнне Буадан Альберт Янтуринга некролог чыгарды. 40 яшьлек ир 2025 елның июлендә һәлак булган.

"20.07.2025 көнне махсус хәрби чара кысаларында сугыш бурычын үтәгәндә алган авыр яралар нәтиҗәсендә хәрби һоспитальдә вафат булды", — дип язган "Самерханов Р.А.".

— Белә идем аны, рәшәткә артында бергә утырдык, монда аны күрермен дип уйламаган идем, — дип язган бер кулланучы.

Буа районы мәхкәмәсе картотекасында Янтуринга карата ике җинаять эше теркәлгән. Беренчесе — 2019 елның маеннан, икенчесе — 2022 елның ноябреннән. Икесе дә — талау өчен. Әмма бары тик 2019 елгы эшнең карары гына басылып чыккан.

Әлеге документта шулай ук Янтуринның элек тә Русия Җинаять кодексының 157 нче маддәсе, 1 нче өлеше ("Мәхкәмә карарын яки нотариаль килешүне бозып, сәбәпсез балигъ булмаган балаларга, шулай ук унсигез яшькә җитеп тә хезмәткә яраксыз балаларны тәэмин итү өчен кабат акча түләмәү") нигезендә хөкем ителүе әйтелә. Янтуринга хезмәт хакының 10%ын дәүләт хисабына тотып калу шарты белән өч айлык төзәтү эшләре җәзасы билгеләнгән булган. Соңыннан бу җәза бер ай колония-яшәүлек белән алыштырылган.

2019 елны Янтуринга җиде айга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән. Карарда әйтелгәнчә, ул һәм аның дусты исерек килеш "Пятёрочка" кибетеннән берсе 199 сум торган ике шешә "Казанская Престижная" аракысы алып чыгып киткәннәр. Сатучы моны күргән һәм аларны туктатырга тырышкан, ләкин ирләр игътибар итмәгән.

2022 елның көзендә Русия Җинаять кодексының 161нче маддәсе нигезендә ачылган эш ничек тәмамланганы билгеле түгел. Карар басылып чыкмаган. 2025 елның июлендә Янтуринның Украинадагы сугышта һәлак булуы гына билгеле.

БУ ТЕМАГА: "Нахакка төрмәгә утырттылар, аннары сугышка җибәрделәр". "Вагнер" белән сугышка киткән Азнакай егете һәлак булган

Бала урындыгы өстендәге янчыктан 5 мең сум урлау

"Погибшие из Татарстана" Telegram-каналында 8 августта Ринат Сабирҗановка некролог чыкты. 2002 елгы егет тумышы белән Тәтештән. Ул 2024 елны һәлак булган.

— Ходаем, бөтенләй бала, — дип язган Oksana Nogomaeva.

"Елена Гронова" дигән кулланучы Сабирҗановны "яңа гына җирләделәр" дип өстәгән.

Пост астында шактый кайгы уртаклашу сүзләре килә.

— Нинди яшь. Йөрәк елый. Каһәр суккан сугыш! Ни өчен балаларны үгетлисез. Үзләренең балалары яхталарда йөри. Тыгыналар. Күңел ачалар. Байлар үзләренекенә тими. Егетләр, бармагыз анда! Акча беркайчан да күп булмый, — дип язган "Гульнара".

Кинәт кенә чатта яшь егетне "гаепләмәскә" чакырган комментарийлар күренә башлый. Сүз, аның җинаять эше аркасында сугышка китүе турында.

— Һәркем абына ала, ул бит бала гына, бу сезгә аның нинди маддә буенча гаепләнгәнен ачу хокукын бирми, якыннары турында уйлагыз. Урының йомшак булсын, сугышчы, — дип язган "Светлана".

Аның нинди маддә белән эзәрлекләнүе турындагы комментарий чаттан бетерелгән инде.

— Төрмә ишеге бервакыт ачыла, ә табут капкачы юк, — дип киная белән язган "Эльвира".

Тәтеш район мәхкәмәсе картотекасында "Idel.Реалии" Ринат Сабирҗановка 2022 елның 6 июнендә чыгарылган карарны тапты. Әлеге документка күрә, яшь егет исерек хәлдә, хуҗабикә өйдә булмаудан файдаланып, балалар урындыгында яткан янчыктан биш мең сум акча урлаган.

"Зыян күрүченең матди хәлен, аның карамагында сигез балигъ булмаган бала булуын, урланган мөлкәтнең бәясен, зыян күрүче өчен аның әһәмиятен, дәүләт тәләүләре рәвешендә ала торган айлык керемен һәм гаилә чыгымнарын исәпкә алып, мәкхәмә әлеге җинаять кылу нәтиҗәсендә зыян күрүчегә зур зыян китерелде дип саный", — диелгән карарда.

Мәхкәмә Сабирҗановны гаепле дип таба һәм 220 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итә.

  • Азатлык Радиосы да Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 5910 кеше һәлак булган.


Язманың оригиналы: Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!