Уфада галим Илдар Габдрафыйковны эшкә кире алганнар

Илдар Габдрафыйков

Габдрафыйков иҗтимагый резонанс үз ролен уйнагандыр дип фаразлый.

Март ахырында Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Этнология тикшеренүләре институтыннан җибәрелгән галим Илдар Габрафыйковны 5 майдан вазифасына яңадан алалалар.

Габдрафыйков иҗтимагый резонанс үз ролен уйнагандыр дип фаразлый. "Өстәвенә Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең җитәкчесе алышынды. Яңа җитәкче мине эштән җибәргәндә элекке җитәкчелекнең хокук бозуын таныды. Миңа институтка яңадан эшкә алу турында гариза язарга тәкъдим ясалды. Мин ризалаштым", дип сөйләгән галим "Idel.Реалии"га.

Габрафыйков эштән куылуын мәхкәмәгә шикаять иткән иде, эшкә кире алу турында фәрман чыгу белән, шикаять гаризасын мәхкәмәдән алам ди.

Илдар Габрафыйков инстиуттат 31 мартта җибәрелде. Җитәкчелек аның килешүе вакыты чыкканнан соң чираттагы конкурска кертмәде.

Куылуның сәбәпләрен ул үзенең милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр эксперты булуы белән бәйләде. "Бу вазифада мин мәгълүмат чараларына Русиядәге халык санын алуга кысылу кирәкмәве, халык үзе хәл итәргә тиешлеге турында комментарлар биргән идем. Ул вакытта республикадагы кайбер һуманитар өлкә галимнәре бик тырышып җанисәп уңаеннан чаралар уздырды, алар башлангычында төньяк-көнбатыш районнарда төбәктә нинди ыру кешеләре яшәве турында стелалар куелган иде. Алар тарафыннан миңа янаулар, вазифамнан бушату, матбугатта чыгармау кирәклеге турында фикерләр булды.

Инде килеп мине "Бандера Украинасын яклаучы" итеп күрсәтмәкчеләр. Бу турыда интернетта язмалар таралды", дип сөйләгән иде галим.

Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков Башкортстан һәм Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчелегенә Илдар Габдрафыйковны яклап мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Русия думасы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Римма Үтәшева Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов, Башкортстан башлыгы хакимиятенең эчке сәясәт урынбасары Урал Килсенбаев һәм Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе Вадим Захаровка шалтыратып Илдар Габдрафыйковны вазифасында калдыруны сораган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!