Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

21:09 29.3.2014
Эшкуар Ленур Ислямов корылтайда чыгыш ясап милләт вәкилләрен "Казан сценариен" кабул итәргә чакырды.
21:22 29.3.2014
Бакчасарайда кырымтатар халкы корылтаеның чираттан тыш җыены тәмамланды. Делегатлар Кырымдагы сәяси-иҗтимагый вазгыять һәм милли үзидарә төзү мәсьәләләрен тикшерде. Азатлык җыеннан туры трансляция тәкъдим ите.
01:40 30.3.2014
Кырымтатар халкы корылтаеның шимбә көнне узган чираттан тыш җыены берничә карар кабул итте. Шуларның иң мөһиме – кырымтатар халкының Кырымда төп халык буларак үзбилгеләнү турындагы карар.

Кырымның үзешчән хакимиятендә катнашу-катнашмау мәсьәләсен корылтай Мәҗлес карамагына калдырды. Бу мәсьәләне Мәҗлес якшәмбе тикшерергә җыена.
21:58 30.3.2014
Мәҗлес Кырымның танылмаган хакимиятенә кырымтатар вәкилләрен юллау мәсьәләсен карый башлады. Хәзергә исемлектә дүрт нәмзәт бар: Ленур Ислямов, Заур Смирнов, Ремзи Ильясов, Сафуре Каджаметова.
22:00 30.3.2014
30 мартта Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровның әтисе Абдураман Чубаров 84 яшендә вафат булды. Бу хакта хәбәр Мәҗлес утырышы вакытында килде. Утырыш туктатылды.
12:41 31.3.2014
КЫРЫМГА МЕДВЕДЕВ КИЛДЕ--

Акмәчеткә Русия премьер-министры Дмитрий Медведев килде. Бу хакта ул үзенең Твиттерында хәбәр итә. Премьер Кырымның үзешчән хакимияте белән ярымутрауны үстерү турында фикер алышачак.
13:33 31.3.2014
ПАСПОРТ ЯНДЫРУ [ФОТО]--

Шулай да була..
17:47 31.3.2014
КЫРЫМДА ТАТАРСТАН ВӘКИЛЛЕГЕ АЧЫЛДЫ--

Татарстан президенты карары белән Кырымда республиканың даими вәкиллеге эшли башлады.
Вәкиллекне Илмир Тимергалиев, Кырым вице-премьеры Рөстәм Тимергалиевнең әтисе җитәкләячәк. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

дәвам

XS
SM
MD
LG